Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 22 гыйнварда республикада кар, урыны белән көчле кар һәм буран булуы көтелә. Көн болытлы булачак.
Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә.
Көндезге һава температурасы Татарстанда -3..-8, көнчыгыш районнарда -11, Казанда -4..-6 градус булачак.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 гыйнвар 2018, 08:06



