Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда бер ел эчендә 3 мең машина кую урыны барлыкка килгән. Беренче чиратта, алар уку йортлары һәм хастаханәләр янында төзелгән. Шулай ук, йортлар янында да, юлларны киңәйтү нәтиҗәсендә, уңайлы машина кую урынна ясала. 

“36 нчы комплекста, яңа мәктәп төзегәч, машина кую урыннары киңәйтелгән иде. Ләкин хәзер монда да урын җитми”,- диде башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин.
 ГИБДД мәгълүмәтләренә караганда, 10 ел эчендә шәһәрдә машиналар саны 80меңгә арткан.
ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков сүзләренә караганда, машина күплеге һәм аларны кую урыннары булмау, юлда бөкеләр китереп чыгара. Тимер атларын юл читендә калдырып китү очраклары да еш күзәтелә икән. 2017 елда 6399 административ материал төзелгән һәм 2040 машина штрафстоянкаларга куелган.


Дүшәмбе, 22 гыйнвар 2018, 16:23