Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Президенты Владимир Путин солдатларның командирга җавап бирү рәвешен гадиләштерде. Россия Кораллы көчләрендә Эчке хезмәт уставына үзгәрешләр турындагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Хәзер солдатлар командирның котлавына йә рәхмәт белдерүенә “Россиягә хезмәт итәм” дип җавап кайтарырга тиеш. Элек солдатлар “Россия Федерациясенә хезмәт итәм” дип әйтә иде.

“Әгәр командир (җитәкче) сафта басып торучы хәрби часть (подразделение) хәрби хезмәткәрләрен котласа, алар өч тапкыр сузып “ура” кычкырырга тиеш. Әгәр командир (җитәкче) хәрбиләргә рәхмәт белдерсә, хәрби хезмәткәрләр “Россиягә хезмәт итәбез” дип җавап кайтарырга тиеш”, - диелгән әлеге указда.

Алдарак 1 гыйнвардан Россиядә кораллы көчләрнең штат саны кимү турында билгеле булган иде.

http://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 23 гыйнвар 2018, 08:26