Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Агрокөч-Сөт” компаниясе хәләл стандартларга туры килә торган сөт җитештерә башлый. 2018 елның март аенда Фәрһад Латыйпов җитәкчелегендәге заводта “Просто молоко” бренды астында хәләл сөт җитешереләчәк. Киләчәктә хәләл сөтне Татарстан чикләренә чыгару да пландаштырыла.

 “Хәләл хәзерге заманның трендына әйләнеп, дини чикләрдән чыгып бара. Хәләл сертификаты продукциянең катгый сыйфат контролен таләп итә. Мондый товарны җитештерү өчен аеруча сыйфатлы чимал кирәк. Безнең предприятиеләрдә җитештерелә  торган 12 мең тонна азык-төлек исламның барлык таләпләренә туры килә”, – ди “Агрокөч” холдингы генераль директоры Светлана Барсукова.

http://shahrichalli.ru

Җомга, 26 гыйнвар 2018, 16:20