Катнашучылар 5, 7 һәм 9 метр аралыкларында ярышкан. Чаллылы 5 метр ераклыкка атуда икенче урынны алган, ә барлык аралыкларда җыйган баллары буенча абсолют җиңүче булып танылган. 2017 ел ахырында Самков Мәскәүдә узган Дөнья чемпионатында 5 метрга ату буенча алтын медаль яулаган.

Беренче уңыш аңа ике елдан артык әзерлек үткәннән соң килгән.
— Мондый спорт төре белән мин 2014 елның августында шөгыльләнә башладым, — дип сөйли Владислав. — Шул ук елны дөнья чемпионатына бардым, әмма уңышлы булмады.
Владислав шулай ук пычак һәм балта ату буенча төрле ярышларда күп мәртәбәләр призлы урыннар яулаган.
Хәзерге вакытта дөнья чемпионы пенсиядә, ул – 47 нче кадет мәктәбе укучыларының тренеры, шулай ук Чаллыдагы «Алтын Нур» исемле пычак ату спорт клубын җитәкли.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 31 гыйнвар 2018, 10:50



