Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы башланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып җибәреп, әле күптән түгел генә министрлар булып билгеләнгән затларга яңа вазифаларында уңышлар теләде. Парламент рәисе шулай ук язгы сессия башлану белән тәбрикләде.

Көн тәртибенә башта 36 мәсьәлә кертелгән иде. Комитет рәисләре Шакир Яһүдин, Леонид Якунин, Таһир Һадиев, Светлана Захарова өстәмә сораулар кертүне сорады. Нәтиҗәдә, көн тәртибе 52 сораудан гыйбарәт.

Бүген Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның 2017 елда полиция эшчәнлеге турында хисабы укылачак. "2017 елда Татарстан Республикасында кеше hем граждан хокукларын hем ирекләрен саклау турында" Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская доклады тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил 2017 елгы эшчәнлеге турында хисап тотачак.

Сишәмбе, 20 февраль 2018, 11:32