Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Россия төбәкләре арасында социаль проектларны гамәлгә ашыруга Россия Президенты грантларын алучылар саны буенча лидер булды. Бу хакта бүген Казанда Президент грантлары фонды директоры Илья Чукалин семинарда хәбәр итте.
“Узган ел Татарстаннан 433 социаль проект конкурска куелган, аларның 89ын Россия Президенты хуплаган. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. 2017 елда республикадан һәр биш гариза Россия Президентыннан дәүләт ярдәме алды. Социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен, Татарстанга 140 млн сум бүлеп бирелгән”, - диде федераль эксперт.
Бу төбәк өчен лаеклы нәтиҗә, дип билгеләп үтте Чукалин. Чагыштыру өчен, 2016 елда республикада социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен җиде тапкыр азрак сумма бүлеп бирелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 февраль 2018, 17:44