Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен Шәһәр Укучылар Советы инициативасы белән “Ел укучысы” бәйгесе уздырыла һәм  анда, гадәттә, 64 белем бирү учреждениесе катнаша. Бәйге өч яшь категориясендә: 3-5 нче, 6-8 нче, 9-11 нче сыйныфлар арасында үтә.

Быел бәйгедә барлыгы 144 укучы көч сынашты. Сайлап алу турында алар өч төрле сынау узды:  портфолиолар бәйгесе, эссе язу буенча һәм Россия Федерациясендә ирекле волонтерлык эше белән шәгыльләнүчеләр елына багышланган  видеороликлар бәйгесе.

Нәтиҗәләр буенча, 19 белем бирү оешмасыннан 24 укучы  финалга чыкты, шулардан: 1, 2,10, 11, 18, 26, 32, 34, 37, 41, 44, 45, 47, 56, 60, 61, 77, 78, 84 нче  гомуми белем бирү учреждениеләрен атап үтү урынлы булыр.

Финал өлешендә өч этап узарга туры киләчәк: иҗади визитка, интеллектуаль сораштыру һәм импровизация бәйгесе. 

6-8 сыйныфлар өчен “Ел укучысы-2018” бәйгесенең финал өлеше бүген, 11 апрельдә, 15.00 сәгатьтә 77 нче гимназиядә була.

9-11 нче сыйныфлар финалда - 12 апрельдә, ә 3-5 нче сыйныф укучылары 13 апрельдә көч сынашачак.


Чәршәмбе, 11 апрель 2018, 09:52