17 апрельдә Яр Чаллының 53 нче мәктәбендә ата-аналар тарафыннан татар теленнән БРИ язу буенча Республикакүләм акция узды. Имтихан биремнәре тест формасында әзерләнгән иде. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге сынау өйрәтү максатыннан уздырыла. Ата-аналар балаларының имтихан бирү процессын күзаллый һәм алар кичергән дулкынлану хисләрен үзләре кичерә алдылар. Әлбәттә, бу сынап карау өлеше генә. Ә чын имтиханнар вакыты онлайн режимда барачак, теләгән һәр ата-ана үз баласының ничек имтихан тапшыруын күреп тора алачак.

БРИ өч төркемдә үтте - татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр, база дәрәҗәсендә белүчеләр һәм татар милләтеннән булган катнашучылар өчен. Яр Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре дә әлеге акциядә катнашудан читтә калмады. Алар башка ата-аналар белән берлектә өч төркемгә бүленеп, татар теле буенча булган белемнәрен тикшереп карадылар.

Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгының беренче урынбасары Кашапов Нәркиз Венер улы, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Хафизов Рәсим Рәхимҗан улы, шул ук идарәнең баш белгече Миначова Наилә Гадел кызы һәм Шәһәр Советы депутаты Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы татар теленнән БРИ тапшыруда катнаштылар. Шуны да әйтергә кирәк, Чаллы мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре БРИ дан яхшы күрсәткечләргә ирешеп, үзләренең татар телен яхшы белүләрен тагын бер кат исбатладылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 апрель 2018, 10:05















