Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татар Википедиясе “Вики-яз — 2018” бәйгесенә татарча мәкаләләр кабул итә. 

“Вики-яз — 2018” —  Wikimedia CEE Spring 2018 халыкара Википедия мәкаләләрен язу бәйгесенең татар өлеше. Ул 21 марттан 31 майга кадәр уза.

Әлеге бәйге Татар Википедиясен татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету өчен игълан ителде. Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре телләрендәге Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, күрше илләр турындагы шәхси белемне үстерү дә әлеге проектның максаты булып тора.

Бәйгедә төрле илләрдән ирекле рәвештә катнаша алалар.

http://tatar-inform.tatar

Якшәмбе, 6 май 2018, 13:05