5 май көнне Чаллының Яр буе паркында экоквест узды. Чара «Урман утырту көне» республикакүләм табигатьне саклау акциясе һәм «Яшел яз» Бөтенроссия экологик өмә санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылды.
Анда медицина көллияте студентлары, 3, 4, 6, 7, 34, 40, 41, 49, 52, 55, 58 нче мәктәпләр, 26, 77 гимназия укучылары катнашты. Алар тарафыннан мәктәпнең экологик оешмалары, "Экоактивы" проекты, "Мөстәкыйль балалар” ("SaMoSтоятельные дети") һәм "Табигать дуслары берлеге" программалары тәкъдим ителде.

ЭКОКВЕСТ түбәндәге
этаплар буенча узды:
1. Макулатураны эрбет агачы үсентесенә алыштыру.
2. Үз командаңны тәкъдим итү.
3. Парк территориясен җыештыру.
4. Экологик плакатлар әзерләү һәм элү.
5.Табигатьне һәм шәһәр территориясендәге чисталыкны саклауга юнәлтелгән теоретик биремнәр башкару.
6. Эрбет агачы утырту һәм аны саклау өчен ныгытма әзерләү.
7. Идел буе экологик компаниясеннән тәмле сый.

Нәтиҗәләр:
1. 175 катнашучы2. 320 кг макулатура җыелган, 3. 40 капчык чүп җыелган.
4. Агачларга беркетелгән 15 экоплакат.
5. Парк территориясендә утыртылган 15 эрбет агачы.
Альбомнар белән түбәндәге сылтамалар аша кереп таныша аласыз:
https://vk.com/album-19117705_253533050https://vk.com/albums-64433487
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 7 май 2018, 09:27



