Пәнҗешәмбе, 16 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр үзәк китапханәсендә өлкән буын кешеләре өчен компьютерга өйрәнү курслары эшләп килә. Өч елда 100 дән артык пенсионер компьютерда эшләргә өйрәнде.

Курсларны автоматлаштыру-компьютерлаштыру бүлеге хезмәткәрләре алып бара. Монда һәр кеше белән индивидуаль эшләнә. Төркемдә 36 сәгатькә исәпләнгән курсларда 1,5 ай дәвамында атнага ике мәртәбә 6-8 кеше шөгыльләнә.

Бөтен вакытларын өйләрендә үткәрергә өйрәнгән өлкәннәр үз тормышларындагы әлеге яңалыкка шатланып туя алмыйлар. Үтә дә тәртипле, тыңлаучан укучылар дәресләргә вакытында киләләр, конспект язалар, аңламыйча калганнарын кабатлап сорыйлар. Бу курслар ярдәмендә хәзер өлкәннәр Интернет кебек замана мөмкинлекләреннән оста файдалана алалар. Алар бөтендөнья челтәре мөмкинлекләре, электрон почта, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга өйрәнделәр.

Бирегә җыелучыларның күпчелеге курслар башланганчы компьютерны кабыза-сүндерә дә белмәгән, бүген компьютер программаларында иркенрәк эшли башладылар, дисәк ялгыш булмас. Компьютер курслары өлкәннәр өчен үзенә күрә бер аралашу урыны да булды. Кирәкле һәм кызыклы бу курслар өлкәннәрнең күңеленә бик ошады. Алар үзләрен заман белән бергә атлаучы кешеләр итеп хис итәләр.

Яңа төркем сентябрь аенда укуларын башлаячак. Белешмәләр өчен телефон: 71-40-88

Сишәмбе, 8 май 2018, 14:26