Предприятие директоры Радик Шәрифуллин әйтүенчә, биредә ел саен нефть сәнәгате өчен диаметры 530-720 мм булган 118 мең тонна корыч торба җитештереләчәк. Ул эчке базарда да сатылачак, экспортка да җибәреләчәк.
Беренче елда биредә 128 эш урыны булачак, 2020 елга эшчеләр саны 340ка җитәр дип көтелә. Инвестиция күләме 1,1 миллиард сум. Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга торба җитештерүдән 1,8 миллиард салым керер дигән ышаныч бар.
shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 14:55



