«Асылташ» социаль йортында тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Игелекле дулкын” мәдәни-хәйрия фестивалендә катнашты.
Фестиваль физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган сәләтле балаларның дуслык җепләрен ныгытуга, иҗади үсешләрен арттыруга һәм мәдәни хәйриячелекне үстерүгә юнәлтелгән. Анда катнашу, «Асылташ» социаль йортында тәрбияләнүче балаларның үз хыялларын тормышка ашырырга, зур сәхнәгә чыгу, данлыклы артислар белән очрашу, үзләрен сынап карау мөмкинлеген бирде. Мәртәбәле жюри хөкеменә үсмерләр “Нәфис сүз” һәм “Хореография” номинацияләрендә үз чыгышларын тәкъдим иттеләр.

“Ял итүдән әби кайтты” чыгышы, лаеклы жюри әгъзалары һәм тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде. Балаларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 июнь 2018, 14:49



