Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Ураза Гаете көнне 4000 нән артык мөселман шәһәр мәчетләренә килде. Шуларның берсендә, Нур-Ихлас мәчетендә,  шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Башкалар белән беррәттән ул вәгазь һәм бәйрәм намазы тыңлады.

Әлеге мәчеткә 1500гә якын кеше килде, аларның күбесе тышкы якта, мәчет территориясендә  торды.

"Нур-Ихлас"та төшкә кадәр мөхтәсибәт балалар өчен чаралар оештыра. Анда бәйгеләр, викториналар узачак, җиңүчеләр татлы призлар белән бүләкләнәчәк.

Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе Рәфкать Бильдановка һәм Олег Спиридоновка фотолар өчен рәхмәт белдерә.

Җомга, 15 июнь 2018, 10:24