Бу көннәрендә Иннополис Университеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә робот техникасы буенча республикакүләм смена уздыра.
Смена кысаларында тиздән Иннополиста узачак Бөтенроссия Робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабына ТР командасын сайлап алу һәм аны ярышларга әзерләү оештырыла.
Бөтенроссия Робот техникасы олимпиадасы Иннополиста 22 – 24нче июньдә узачак.
Сменага Бөтенроссия Робот техникасы олимпиадасының республика этабында җиңгән һәм призлы урыннарны яулаган 47 укучы чакырылды. Сменада 9 яшьтән 18 яшькә кадәр булган укучылар катнаша.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 16 июнь 2018, 15:07



