Слетта Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән килгән 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган 100 бала катнашты.
5 кешедән торган Татарстан командасы берничә номинациядә көч сынашты. Слет программасы буенча команда белән һәм шәхси ярышлар каралган иде.
Шәхси ярышта «Гидробиология» номинациясендә - Дарья Гребенщикова һәм «Орнитология» номинациясендә Дарья Бодунова өченче урыннар өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Татарстан командасы 10 – 17нче июльдә Беларус Республикасында үтәчәк алдагы этапка узды.
Команда ярышларында безнең укучылар 2 нче урынга лаек булды, диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
http://mon.tatarstan.ru/tat/При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 июль 2018, 10:39