Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия җыелма командасы футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финалында Хорватия белән уйнаячак. Матч 7 июльдә Сочи шәһәрендә узачак.

Кичә, 1 июльдә, мундиаль финалының 1/8 өлешендә Россия футболчылары Испания командасы белән очрашудан җиңү белән чыкты.

Дөрес, җиңү җиңел бирелмәде. Матчның беренче таймында исәп ничек 1:1 булса, төп һәм өстәмә вакытларда да ул үзгәрмәде. Барысын да пенальти сериясе хәл итте. 4:3 исәбе белән Россия җыелмасы җиңү яулады. Голкипер Игорь Акинфеевның тупны капкага керттермәү осталыгы команданы алга чыгарды. Испания исә, төшеп калды.

Уен башлануга, 10 минуттан беренче туп Игорь Акинфеев капкасына керде. Тупны Серхио Рамос кертергә омтылган, әмма арбитрлар, аңа комачауларга тырышкан Сергей Игнашевич тупка соңгы булып кагылган, дип карар чыгарган. Шул рәвешле, бу автогол дип язылган.

Соңрак туп Пике кулына тигәнлектән, пенальти билгеләнә. Россия футболчысы Дзюба 11 метр ераклыктан тупны капкага кертә һәм исәпне тигезли.

Пенальти сериясендә Россия спортчылары Смолов¸ Игнашевич, Головин һәм Черышев тупны капкага кертә алдылар. Акинфеев исә, Коке һәм Яспас типкән тупларны кире борып җибәрде. Шул рәвешле, Россиягә җиңү китерде.

https://tatar-inform.tatar


Сишәмбе, 3 июль 2018, 14:40