Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яхшы команда тусын өчен ким дигәндә 3-4 ел вакыт узарга тиеш. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, IT-паркта – дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә - “Рубин” футбол командасына кагылышлы сорауга җавап биреп, шулай диде.

Ул Татарстанда тәрбияләнгән футбол уенчылары булмау проблемасын үзе дә таныды. “Безгә бераз көтәргә кирәк. Без заманында Россия җыелмасы уңышларын да озак көткән идек. Корбан Бердыев үз тирәсенә сәләтле, булдыклы осталарны туплады. Алар, берләшеп, куәтле команда булдыра алыр, дип ышанам. Безгә күчеш чорын узарга кирәк. Әгәр “Рубин” көчле булса, җыелма командада безнең уенчылар уйнаячак, дип ышанам. Тагын бер олимпия циклы кирәктер әле. Яхшы команда тусын өчен, ким дигәндә, 3-4 ел вакыт узарга тиеш. “Ак барс” җиңелгәч тә, яшь амбициоз тренер кирәк, дип гаепләүчеләр, сүгүчеләр булды. Әмма ул бит булдыра алуын исбатлады”, – диде.

https://tatar-inform.tatar

Дүшәмбе, 2 июль 2018, 17:32