Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Яшьләр көне-2018” шәһәр бәйрәмендә катнашты. Гражданнарга һөнәри ориентация хезмәтләрен күрсәтү өчен мобиль офис бәйрәмгә килгән иде.
Һөнәри ориентация һәм һөнәри укыту бүлегенең әйдәп баручы белгечләре Светлана Бахмутова, Гөлнара Сяфукова яшь гражданнарга һөнәри ориентация хезмәте күрсәттеләр һәм һөнәри өлкә сайлауда булыштылар. Консультацияләр барышында гражданнар шулай ук Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге тупланмасында булган вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат алды, үзәк күрсәтүче хезмәтләр белән таныштылар.
http://mtsz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1235477.htmПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 июль 2018, 15:57



