Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Июль башыннан төзүчеләр берьюлы берничә проект эшли алмаячаклар – бары тик берне генә. Һәр объект өчен алар дәүләт вәкаләте булган банкта счет ачарга тиеш булачаклар – шулай ук берне генә, һәм төзелеш буенча барлык түләүләрне шул счет аркылы гына башкарырга тиешләр.

Ә 1 июльдән мәҗбүри рәвештә махсуслашкан банк счетлары — эскроу-счетлар эшли башлады, алар сатып алучының акчасын саклауны тәэмин итә.

“Яңа цивилизацион механизм кертелә, аның нигезендә банкта счет ачыла һәм гражданнар киләчәктә торак сатып алсын өчен аларның акчалары шунда күчеп барачак. Бу төзүче өчен кредит ачканда процент ставкасын киметү коралы һәм юнәлеше булып тора”, — дип язды “Российская газета” РФ Төзелеш министры Владимир Якушев сүзләрен. – Ләкин ул акчалар төзүче объектны куллануга һәм өлешле төзелештә катнашучыларга ачкычларын тапшырганчы кагылгысыз булып тора. Бары тик шуннан соң гына, гражданнарның акчалары кредитны каплау өчен тотыла һәм төзүченең кереме булып санала.

Мондый схема сатып алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә, ләкин белгечләр торакка бәя арту турында кисәттеләр. Өлешле катнашучының килешүе нигезендә девелопер сатып алучылардан акча алса, хәзер исә компания банкта кредит алырга һәм аның өчен процентлар түләргә тиеш булачак.

“Российская газета” язганча, ел башыннан алып илдә өлешле төзелеш буенча проблемалы объектлар саны арткан. 1 гыйнварга 836 өлешле төзелеш объекты булса, 1 апрельгә инде төзелеше озакка сузылган 842 объект исәпләнгән.

Татарстанга 2018 елның 1 июненә 26 проблемалы өлешле объект контрольдә тора, алардан 4 мең 229 өлешче фатир алган.

http://maydan.tatar/1-iyulden-nerseler-uzgerde/

Сишәмбе, 3 июль 2018, 14:26