Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллының "Изгелек" инвалидлар тернәкләндерү үзәгендә ветераннарның "Гармония" хореография коллективы концерт программасы тәкъдим итте.

Үзәк белгечләре хәбәр иткәнчә, чараның максаты: мәдәнияткә, сәнгатькә омтылу, ял үткәрү тәҗрибәсе белән таныштыру һәм актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү. Социаль хезмәт алучыларны, концертны алып баручы Любовь Гостева үзенең кътщренке рухтагы шигырләре белән сәламләде. Концерт барышында ул чыгыш ясаучылар белән таныштырырга да, хореография коллективының яшьлек һәм активлык сере белән дә  уртаклашырга өлгерде.

Михаил Авдеев һәм Людмила Санникованың, Виктор Анискин һәм Евгения Крылованың матур һәм нәфис бию чыгышлары тамашачыларга бик ошады. Гармунчы Александр Свищев  уйнавында дәртле, кызыклы, юмористик җырлар яңгырады. Чара күтәренке күңелле тамашачылар белән берлектә дәвам итте.

Концерт һәм анда күмәк башкарылган  такмаклар, җырлар, биюләр социаль хезмәт алучыларда онытылмас кичерешләр калдырды. Чарада 37 кеше катнашты.

http://mtsz.tatarstan.ru

Чәршәмбе, 11 июль 2018, 15:22