Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә алынган 128 мең егетнең 3200е – татарстанлылар. Бүген республика хәрби комиссары Сергей Погодин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шундый саннар китерде. Медкомиссиягә чакырылган 18 мең егетнең 75,5 проценты хәрби хезмәткә яраклы дип табылган. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч бер процентка артыграк.

«Хәрби-исәп белгечлеге булган егетләр хезмәт итү урынын сайлаганда билгеле бер өстенлекләргә ия», - дип искәртте хәрби комиссар.

Мисал өчен, С категорияле машина йөртү таныклыгы булган 607 татарстанлы, 37 - БТР йөртүче, 22 - укчы-парашютчы һәм 15 җиңел бронялы транспортер йөртүче үзе хезмәт итәргә теләгән урынны сайлаган.

Казандагы җыелма пунктта егетләргә үзләре хезмәт итәчәк частьләргә озатыр алдыннан яңа формалар, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен махсус комплектлар, акча күчерү өчен банк карталары, якыннары белән телефоннан сөйләшү өчен сим-карталар һәм шәхси электрон карталар тапшырдылар.

https://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 24 июль 2018, 17:12