Россия хатын-кызлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында Таиланд командасын җиңде.Ярышлар Казанда 24 - 29 июль көннәрендә уза.
Турнирның беренче матчында Россия кызларын Бразилия командасы җиңде. Шунлыктан аларга плей-оффка чыгарга яхшы мөмкинлек саклансын өчен Таиландны җиңү кирәк иде. Тәнәфестән соң Россия җыелмасы ялгышлыклар җибәрде. Әмма аларга уңыш елмайды. Елена Устич россиялеләрне алга чыгарды.
Россия кызлары җиңүгә иреште. Россия — Таиланд — 2:0.Төркем этабындагы өченче матчны Россия командасы 25 июльдә АКШ җыелмасына каршы үткәрәчәк.
https://tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 июль 2018, 19:50



