Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге һава шартлары бозылу турында хәбәр итә. 3 августта көннең икенче яртысында һәм кич белән ТР территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы, яшен вакытында секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәючән җил булуы ихтимал.
Иртәгә алмашынучан болытлы һава, төнлә явым-төшем көтелми. Көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәючән. Төнлә минималь һава температурасы +16..+19º, көндез максималь температура +26..+29º ка кадәр булачак.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылу сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 2 август 2018, 16:17