Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Президенты һәм аның җәмәгате исеменнән республиканың иң яхшы парлары хөрмәтенә тантаналы чарага Чаллыдан күп балалы өч гаилә бара.

Республиканың иң яхшы парлары хөрмәтенә тантаналы чара Казан Кремлендә 27 августта узачак.

Чаллыдан әлеге бәйрәмгә биш бала тәрбияләүче танылган Чаллы табиблары Надежда һәм Шамил Мусиннар барачак. Двигательләр заводы директоры, шәһәр советы депутаты гаиләсе - Анна һәм Сергей Снарскихлар да бәйрәмгә чакырулы. Алар өч кыз үстерәләр. Төрле бәйге лауреатлары һәм призерлары Фәрһад һәм Надирә Әүлаяровлар тантанага киләчәк. Алар сигез бала үстерә. Балалар барысы да музыка инструментларында уйный.

https://tatar-inform.tatar

Фото: http://prav.tatarstan.ru/ 

Чәршәмбе, 15 август 2018, 14:42