Татарстан прокуратурасы, автобуслар катнашында юл һәлакәтләре арту сәбәпле, пассажирлар ташучыларны тикшерә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.
Автопаркның техник хәленә, машина йөртүчеләрне рейска кадәр һәм рейстан соң медосмотр үткәрү, шулай ук миграция законын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк.
Тикшерүләр республиканың бөтен территориясендә узачак. Анда хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 15 август 2018, 22:02



