Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иннополис Университетында робот техникасы буенча Республика профиль сменасы дәвам итә. Монда укучылар робот техникасы буенча олимпиадага әзерләнә, шулай ук робот техникасы, программалаштыру һәм конструкцияләү буенча үзләренең белем һәм күнекмәләрен ныгыта. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу сменага 2018 ел үткәрелгән Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика һәм йомгаклау этабында катнашучылар килде. Сменада Татарстан Республикасының 10 муниципаль районының белем бирү оешмаларыннан 9 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 107 укучы катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

Профиль сменасын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты оештыра. 

https://tatar-inform.tatar/

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 08:41