Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең балалар һәм мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча Бөтенроссия кайнар линиясе 16 августтан эшли башлый. Бу хакта РИА Новости ведомство сайтына сылтама белән хәбәр итә.
“Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре 16 августтан 4 сентябрьгә кадәр кайнар элемтә телефоннары буенча тематик консультацияләр, Россия Федерациясе субъектларында Күзәтчелек федераль хезмәте идарәләрендә һәм консультация пунктларында шәхси кабул итүләр уздыра”, диелгән хәбәрдә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, кайнар элемтәгә мөрәҗәгатьләр яңа уку елына әзерлек белән бәйле. Ведомство белгечләре киемгә, аяк киеменә, ранецларга, уку кирәк-яракларына сыйфатка бәйле таләпләрне аңлаталар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 15 август 2018, 11:04



