Яр Чаллының С.П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты предприятиесе 2017 елгы кереме буенча 12нче урын алып, “Россиянең Топ-50 иң эре урман сәнәгать компанияләре” рейтингына керде.
Целлюлоза-кәгазь җитештерүче предприятиеләр арасында комбинат узган елгы кереме 9,8 млрд сум тәшкил итеп, бишенче позицияне яулады. Акционерлар җыелышында картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичёв билгеләп үткәнчә, 2018 елга иң төп максат – керемнәрне 4% җиткереп, 10 млрд сумнан арттыру.
“Россиянең Топ-50 иң эре урман сәнәгать компанияләре” рейтингын ел саен үзебезнең урман сәнәгате комплексын үстерүдә төп роль уйнаучы компанияләрне билгеләү өчен “Урман индустриясе” әйдәп баручы тармак журналы үткәрә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 14:12