Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында "Вода России" фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады. Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.

Фотоконкурста, яшенә һәм яшәгән урынына бәйсез рәвештә, теләге булган һәркем, шул исәптән профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. 6 яшьтән 18 яшькәчә булган яшь фотога төшерүчеләр аерым төркемне тәшкил итә.

Конкурста катнашу өчен, анкета тутырырга һәм фотоконкурсвода.рф.сайтында автор фотоларын теркәтергә кирәк. Фотоларны теләсә кайсы ысул белән – профессиональ фотоаппарат, һәвәскәрләр куллана торган җайланма, планшетлар, смартфоннар һәм башка төрле җайланмалар ярдәмендә дә төшереп җибәрергә була.

Килгән барлык материаллар жюри тарафыннан 5 номинация буенча бәяләнәчәк. Аларның һәркайсы кешенең су белән бәйләнешендәге төрле өлкәләргә кагыла:

"Шәһәр һәм су" – шәһәр читендә урнашкан су объектларының, яр буйларының, күперләрнең, шәһәр пейзажларының, маякларның сурәтләре;

"Су хөкемдарлары" – плотиналарның, гидроэлектростанция биналарының һәм башка төрле гидротехника корылмаларының фотолары;

"Бу кызык..." – Россиядә су объектларын һәм гидротехника корылмалары системаларын барлыкка китерү тарихына бәйле фотолар;

"Минем стихиям" – зур һәм кече елгалар, сулыклар, Россиянең торак пунктларындагы су объектлары фотолары.

Җиңүчеләрнең исемнәре 14 октябрьдә сайтта һәм фотоконкурсның социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк. Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта "Вода России" фотокүргәзмәләрендә күрсәтеләчәк.

Сишәмбе, 4 сентябрь 2018, 15:42