Чәршәмбе, 22 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында территориаль иҗтимагый үзидарә оешуның 4 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Чарада районның ТИҮ рәисләре һәм әгъзалары, йортлар буенча җаваплылар, идарәче компанияләр, шулай ук район халкы катнашты. ТИҮ рәисләре барлыкка килгәннән бирле шәһәр халкы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә реаль адым ясады, үз ишегалларын, урамнарын, микрорайоннарны төзекләндерү процессына кушылды.

Комсомол районы администрациясе башлыгы ассызыклап үткәнчә, ТИҮ рәисләрен һәм активларын, шәһәр администрациясе конкрет микрорайоннарның проблемаларын хәл итүдә төп ярдәмчеләре итеп күрә. Район башлыгы ТИҮ ассоциациясе рәисе Ольга Айдимировага һәм территориаль иҗтимагый үзидарә комитетлары активларына, яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 16:40