Автокалада «КАМАЗ призы»на Машина төзүчеләр көненә багышланган 2004 – 2006 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча ХХІІІ шәхси-команда традицион турниры һәм «Татарстанның барлык йолдызлары» дзюдо буенча XXVI команда турниры узды.
Ярышларга Уральск (Казахстан), Чайковский, Краснокамск, Уфа, Киров-Чепецк, Ульяновск, Ижевск, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Казан шәһәрләреннән 200 дән артык спортчы җыелды. Яр Чаллы шәһәрен «Олимпийский» спорт мәктәбенең яшь спортчылары тәкъдим итте. Шәхси ярышта җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгеләр:
Алексей Спиричев – 50 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;
Максим Хохряков – 55 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;
Семен Попов – 60 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;
Павел Заботкин – 66 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 2 урын;
Дмитрий Красноперов – 66 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;
Айрат Билалов – 73 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;
Мишаль Әл-Утейшан –73 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 3 урын;
Демид Дубовцев – 73 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә 1 урын;
Ярыш нәтиҗәләре буенча команда беренчелегендә 1 урынны «Олимпийский» спорт мәктәбе командасы яулады, 2 урында – Уральск шәһәре командасы, 3 урында – Казан шәһәре командасы.
«Татарстанның барлык йолдызлары» дзюдо буенча XXVI команда турнирында 3:2 исәбе белән ветераннар командасы җиңү яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 09:07