11 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасында урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
10 нчы октябрьнең 18:00 сәгатьтеннән 11 октябрьнең 18:00 сәгатенә кадәр Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Иртәгә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка үзгәрүчән. секундына 6-11, урыны белән көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә минималь һава температурасы +2..+5º, көндез максималь температура +4..+8º.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 10 октябрь 2018, 14:22