«Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы» иҗтимагый оешмасы вәкилләре Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты территориясен тәртипкә китерү өчен шимбә өмәсенә чыктылар.
Шәһәр предприятиеләренең 30 яшь белгече: «КАМАЗ» ААҖ дирекциясе, «Ремдизель» АҖ, Пенсия фонды идарәсе, «КАМАЗ»ның тимерчелек заводы, шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Домкор Индустрия», Яр Чаллы ТЭЦы, «Киләчәкне төзибез» ИК ҖЧҖ, «КАМАЗ» ААҖнең пресс-рам заводы, «ДОМКОР», «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре учреждение территориясен чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарттылар.
Яшьләр интернатта яшәүчеләр өчен күчтәнәчләр - пироглар һәм тәм-томнар алып килделәр, соңыннан бергәләп чәй өстәле артында әңгәмә кордылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 10:43