9 ноябрьдә «КАМАЗ» ААҖ нең автомобильләр заводында «Безнең көч – бердәмлектә» эшләүче яшьләрнең ачык шәһәр форумы узачак. Форум төрле тармаклардан – мәгарифтән алып сәнәгатькә кадәр эшләүче яшьләрне җыя. Аның максаты – яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын камилләштерү, эшче яшьләр проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар эшләү.
Форум кысаларында «Социаль проектлаштыру» мастер-классы оештырылачак, шулай ук эшче яшьләр проблемаларын хәл итү буенча проект эше булачак. Форумда катнашучыларны «КАМАЗ» ААҖ нең автомобильләр заводы буенча танып-белү экскурсиясе көтә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 7 ноябрь 2018, 13:33