22 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә «Шатлык» яшьләр үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Кызыл канәфер» гражданлык һәм патриотик җырлар шәһәр конкурсының 1 нче этабы узачак.
Конкурста Яшь армия отрядларыннан вокаль ансамбльләр, аерым җырчылар, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак.
Музыкаль ярыш ике номинация буенча узачак: «Аерым җырчылар» һәм «Ансамбль»дә җырлау. Җиңүчеләрнең Гала-концерты 23 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Шатлык» яшьләр үзәгендә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 7 ноябрь 2018, 16:10