35 комплекста 220 урынга исәпләнгән яңа бакча төзелә башлады. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген төзелеш объектында булды. Биредә эшләрне 194 млн сумга «Евростиль» компаниясе алып бара. Билгеле булганча, яңа мәктәпкәчә учреждениедә 120 бала өчен алты ясле төркеме барлыкка киләчәк.
2019 елның җәендә учреждение кечкенә чаллылылар өчен ишекләрен ачар дип планлаштырыла. 35 комплекстан тыш, яңа балалар бакчалары ЗЯБ бистәсенең һәм Яңа шәһәрнең 14 нче комплексларында, 63 нче микрорайонда барлыкка киләчәк. Берьюлы ике учреждение Мәләкәс аръягында төзеләчәк. Алар барысы да заманча таләпләргә туры килә торган биналар булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 10:46