13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Тула өлкәсенең Беренче Май бистәсендә спорт акробатикасы буенча Россия Кубогы узды. Ярышларда Россия төбәкләреннән 450 спортчы катнашты. Яр Чаллы шәһәрен "Олимпия резервы" махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 8 акробаты тәкъдим итте.
Анастасия Айдукова, Дарина Крючкова, Алинә Ибатуллина составындагы кызлар өчлеге 14 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк хатын-кызлар арасында 1 урынны алды. Спортчыларны тренер-укытучылар һәм хореографлар: Коробкова Л. А., Уразбахтина Т. Г., Абусева Э.Ф., Варенова Т.М. әзерләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 ноябрь 2018, 16:27