«Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында Әниләр көненә багышланган концерт булды. Чаллы әниләренә ихлас һәм җылы котлау сүзләрен Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру, алыштыручы гаиләләрне әзерләү һәм аларга ярдәм итү үзәге директоры Галина Сатаева җиткерде.
Комсомол районында да Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Хатын-кызлар район администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиевадан котлаулар һәм бүләкләр алдылар. Концертны «Огниво» балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләренең иҗади номерлары бизәде.
Концертларда балаларны тәрбиягә алган әниләр, күп балалы әниләр, сугышчы - интернационалистлар әниләре һәм "Ана даны – Материнская слава"медале белән бүләкләнгән хатын-кызлар адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 24 ноябрь 2018, 11:00