7 тернәкләндерү учреждениесендә үзенчәлекле балаларга үз-үзләренә хезмәт күрсәтү буенча югалган күнекмәләрен торгызырга, хезмәт һәм гаилә-көнкүреш эшчәнлегендә мөстәкыйльлеккә ирешергә ярдәм итәләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, комплекслы тернәкләндерү чаралары нәтиҗәсендә быел 10 бала инвалидлыктан төшерелгән (инвалидлыкның җиңел формасы булган балалар тернәкләндерү узганнан соң).
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев инвалид балаларга аерым игътибар бирергә кушты: «Шәфкатьлелек, кызгану безнең күпмилләтле халкыбызның, шәһәребезнең аерым бер үзенчәлеге булды. Ул берәүдән дә ерак йөрми, минемчә, безнең аларга ярдәм итү өчен оештыру, финанс, мораль мөмкинлекләребез бар. Автокалада эшмәкәрләр ярдәме белән гамәлгә ашырылучы «Могҗиза - балалар» партия проекты моңа ачык дәлил булып тора. Бүген бу үзәк эшли, авыр тормыш хәлендә калган балаларга файда китерә, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләргә өмет бирә һәм ярдәм күрсәтә», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.
Шуны да искәртик: «Могҗиза балалар» тернәкләндерү үзәге – Татарстанда аутист балалар өчен бердәнбер үзәк. Үзәк 2014 елдан бирле эшчәнлек алып бара. 2017 елның июненнән башлап «Могҗиза-балалар» ГЭС поселогында музыка мәктәбе бинасындаэшчәнлек итә. Бу бинаны авыр менталь тайпылышлы балалар өчен дәвалау педагогика үзәгенә, Башкарма комитет бүлеп биргән. Моннан тыш, сынау проекты кысаларында «Могҗиза-балалар» фонды белән берлектә 3 һәм 53 номерлы мәктәпләрдә аутистик спектрлы балаларны укыту өчен ресурс сыйныфлары ачылды. Шәхси дәресләр үткәрү өчен ресурс кабинетлары җиһазландырылган.
«Бердәм Россия» партиясе - «Ныклы гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге базасында «Бергә булдырабыз» республика проекты башкарыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 26 ноябрь 2018, 09:05