Бүген Чаллыда даими эшләүче 3 мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Республиканың 10 муниципаль районыннан автокалага 14 млн сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, 183 сәүдә урыны оештырылган.
Ярминкә мәйданнарында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин булды.
Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 8 декабрьдә расланган ярминкә мәйданнарында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 1 декабрь 2018, 14:34