Автозавод районында инвалидлар декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. "Олимпия резервы" балалар-яшүсмерләр мәктәбе Автозавод районының физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны ел саен үткәрелә торган традицион инвалидлар Спартакиадасына җыйды. Ярышлар өч спорт төре буенча узды: армспорт, шашка, дартс.
Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Призлы урыннарны алган спортчылар 2018 елның 6 декабрендә «Яр Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 10:00 сәгатьтә шәһәр Спартакиадасында Автозавод районы данын яклаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 декабрь 2018, 15:34