8 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараеның концертлар залында эшче яшьләр лигасының КВН финал уены узачак. Анда ярымфиналны узган һәм максималь балл җыйган дүрт команда катнашачак: «Папаши», «RD Ремдизель», «Коктейль», «Кечкенә булмаган заводлар җыелмасы» командалары.
Командалар «Визитка», «Стэм» һәм «Музыкаль конкурс» дип аталган өч конкурста уйнаячаклар. Шул уен нәтиҗәләре буенча 2018 елгы сезонның абсолют җиңүче билгеләнәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 8 декабрь 2018, 10:56