Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы билгеләнде. Бу вазыйфа Комсомол районы администрациясе башлыгының элеккеге урынбасары Эльвира Вәлиевага йөкләнде. Элек ул район хакимиятенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы булып эшли иде. Эльвира Вәлиева хезмәт эшчәнлеген 1999 елда 5 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 2011 елда Комсомол районы администрациясенең Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы була. Соңгы ике ел ярым эчендә Комсомол районы башлыгы урынбасары булып эшли.

Элек опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы вазыйфасын Роза Гернер башкарды. Хәзер ул Шәхси состав буенча документларның сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре буенча архив бүлеге директоры вазыйфаларын башкара.

Сишәмбе, 8 октябрь 2019, 08:52