2015 елдан башлап Моношәһәрләрне үстерүнең комплекслы инвестицион планы федераль программасы кысаларында инфраструктура объектлары белән инвестицион проектларны тәэмин итү мөмкинлеге ачылды. «Эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләвенчә, әлеге программа кысаларында, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында, 2015 елдан Яр Чаллыга, Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып, автомобиль юлларын ремонтлауга Моношәһәрләрне үстерү фондыннан финанс чаралары бүлеп бирелә башлады. Әлеге акчаларга сәнәгать зоналары – Трубный һәм Прозводственная юллары, Металургия, Моторная урамнары, Хлебная тыкрыгы ремонтланды.
Аның сүзләренә караганда, 2015 елдан башлап Яр Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 43%ка кимегән: "Менә нәрсә мөһим. Билгеле, яхшы юллар-теләсә кайсы шәһәр өчен бик уңайлы. Әмма максат, уңайлылык белән беррәттән, иң мөһиме– руль артындагыларның һәм җәяү йөрүчеләрнең тормышын саклап калу. Транспорт саны арткан саен, тизлек объектив рәвештә арта, юл челтәренә йөкләнеш тә арта. Шуңа күрә без куйган бурыч һәм максат – юл-транспорт һәлакәтләрен киметү", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты кысаларында юлларны ремонтлау дәвам итә.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән шәһәргә ел саен федераль һәм республика бюджетларыннан автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү өчен акча бүлеп бирелә. Соңгы биш елда шәһәргә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 10 миллиард сумнан артык акча бүленә. Агымдагы елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында шәһәрнең иске һәм яңа өлешен тоташтыручы үзәк магистрале ремонтланды. Бу – Абдулла Алиш урамы, Тынычлык, Яр Чаллы, Муса Җәлил проспектлары һәм Әлмәт тракты», - дип өстәде спикер.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 7 октябрь 2019, 08:31



