Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

"Журналистика мәктәбе" тыңлаучылары Яр Чаллы шәһәре мэриясендә булдылар. Хакимият бинасы буенча экскурсияне Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова үткәрде. Ул булачак журналистларны Башкарма комитетның структур бүлекчәләре белән таныштырды. Аннары яшь журналистлар 120 залга юнәлделәр, анда матбугат конференцияләре һәм видеоконференцияләр уза. Һәркем үзен спикер ролендә тоя алды.

Экскурсия ахырында укучылар 405 нче залда булдылар, анда Шәһәр Советы утырышлары һәм башка мөһим шәһәр киңәшмәләре уза. Биредә балалар экскурсиядән алган тәэсирләре турында сөйләделәр һәм мэрия турында күзаллаулары үзгәрүен билгеләп үттеләр.

Чәршәмбе, 30 октябрь 2019, 10:29