Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе ахырында Чаллы мэры Наил Мәһдиев журналистларга 2019 елда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: "Сезнең һәрберегез тормышны яхшырак итәргә тели һәм моңа бар көчен куя. Һәрберегез үз көченнән, мөмкинлекләреннән, профессиональлегеннән чыгып, алга китеш өчен эшли“, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Наил Мәһдиев шәһәр мэры һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләргә "Республика. XXI век" журналының регионнар белән эшләү буенча баш редактор урынбасары Марина Зәйдуллина, «Челнинские известия» газетасы фотографы Кирилл Рочев һәм «Трио Плюс» ҖЧҖ тавыш операторы Тимур Губеев лаек булды.

Чәршәмбе, 25 декабрь 2019, 18:37