Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия
Хәзерге вакытта программа буенча күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау проценты – 64,5%, сезонлы эш төрләре буенча – 65%. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

"1 октябрьгә кадәр без сезонлы эшләрне төгәлләргә тиеш Аларга түбәне, фасадларны һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын ремонтлау керә. Калган эш төрләрен без 20 ноябрьгә кадәр төгәлләргә исәплибез", - дип билгеләде Илья Зуев.

Моннан тыш, быел капиталь ремонт кысаларында кайбер йортларда танылган шәхесләрнең сурәтләре барлыкка киләчәк. "Шамил Усманов урамында, Хәсән Туфан белән кисешкән урында, без йортның бер ягында граффити – Шамил Усманов сурәте урнаштырдык. Безнең балалар, урам аша үткәндә, аның кем булуын белсеннәр өчен. Аның тавышы белән беренче тапкыр Татар радиосы сөйләште", - диде спикер.

Әйтергә кирәк, Чаллыда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау бу елның июлендә башланды. Программа буенча барлыгы 214 йорт ремонтланачак. Илья Зуев билгеләп үткәнчә, башкарылган эшләргә гарантия биш ел гамәлдә.
Сатып алына торган материалларга җитештерүче гарантия бирә: «Җитешсезлекләр ачыкланганда, мәсәлән, фасадларның төсе уңу булырга мөмкин, без подрядчыларны кире чыгарга һәм эшне башкарырга мәҗбүр итәбез».

Җомга, 11 сентябрь 2020, 16:03