Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Автокалада «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 1) "Шәһәр балалары һәм яшьләре"; 2) "Безнең мирас"; 3) "Татулык һәм хезмәттәшлек"; 4) "Экология"; 5) "Безнең шәһәр"; 6) "Тигез мөмкинлекләр шәһәре".

Конкурста катнашу өчен социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма вәкилләре 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр konkurs.sonko2020@yandex.ru электрон адресы буенча "Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар конкурсына" тамгасы белән гариза бирә ала. Шулай ук вәкаләтле зат имзасы һәм оешманың мөһере белән Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшкәрлеккә ярдәм итү идарәсенә Х. Туфан пр., 23 йорт; 106 нчы кабинетка тапшырырга кирәк; элемтә өчен телефон: 8(960)067-39-61, 8(951)898-12-07. Конкурс турында нигезнамә биредә бирелгән.

Чәршәмбе, 28 октябрь 2020, 10:17